«Кыш Бабайның әкиятләр бюросы»: Яңа елгы әдәби ассорти (6+)

Табигать могҗизаларга бик бай. Шуларның берсе – ел фасыллары алмашу. Һәр вакытның үз сере, табышмаклары, әкиятләре. Әмма иң тылсымлылары – кышкы әкиятләрдер, мөгаен…

21 гыйнварда 10 нчы санлы китапханә үзенең яшь китап сөюче дусларын «Кыш бабайның әкиятләр бюросы»на чакырды. Монда алар үзләренең кышкы әкиятләрне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен күрсәтә алды. Балалар «Кыш ясаган сурәтләр» дигән кызыклы уен һәм бәйгеләрдә катнашты, анда рәсем буенча әкият героен таныдылар, «Кар каруселен»дә буран алып киткән әкият әйберләрен эзләделәр, Кар патшабикәсенең «Бозлы табышмакларын» чиштеләр, «Яңа ел зоопаркы»нда булдылар һәм «Боз кисәкләреннән кар бөртеге» пазлы җыйдылар. 
Чара азагында балалар әлегә кадәр үзләре укымаган кышкы әкиятләр белән таныша алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: